" 900 көн батырлык " Хәтер сәгате.
27 январь - Ленинград блокадасы өзелгән көн уңаеннан китапханәдә ,, 900 көн батырлык " дигән китап күргәзмәсе төзедек һәм 1 - 4 класс укучылары өчен Хәтер сәгате үткәрдек. Китапханәче бу тарихи дата , шәһәрнең блокаданы ничек җиңеп чыгуы, халыкның бу сынауларны үткәндә күрсәткән түземлеге һәм батырлыгы турында сөйләде. Соңыннан балаларга Ленинград блокадасы турында документаль фильм күрсәтелде.