Старо-Турналинская сельская библиотека - филиал № 38

"Бәхет илендә". Балалар иртәсе.

18 январь көнне иске Төрнәле авылы китапханәсендә 1 - 4 класс укучылары өчен  балалар шагыйре Хәкимҗан Халиковның тууына 90 ел тулу уңаеннан "Бәхет илендә" дигән балалар иртәсе үткәрелде.Китапханәче шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен, тизәйткечләрен укыдылар, "Конфет агачы", "Канатлы куян", "Ничек тизрәк үсәсе?" дигән китаплары буенча викторина сорауларына җавап бирделәр.