Старо-Турналинская сельская библиотека - филиал № 38

" Тирәнәя һаман яралар ". Әфган сугышы ветераны белән очрашу кичәсе.

15  февральдә  совет  гаскәрләренең  Әфганстаннан  чыгарылуына  33  ел  булды. Шул  уңайдан  китапханәдә  Әфган  сугышы  ветераны  Фәнис  Тимашев  белән  очрашу  кичәсе  үткәрдек. Ул  1 – 4  класс  укучыларына  Әфганстан , авыр  сугыш  юллары , хезмәттәшләре  турында  сөйләде. Балаларны  туган  илне  яратырга , спорт  белән  шөгыльләнергә , илне  сакларга  лаеклы  булырга  чакырды. Сугышта  һәлак  булганнарны  бер  минут  тынлык  белән  искә  алдык. Соңыннан Әфган  сугышында  катнашкан  авылдашларыбыз  турында  видеоролик  карадык.