Старо-Турналинская сельская библиотека - филиал № 38

"Беркем дә , бернәрсә дә онытылмый". Хәтер сәгате.

19  апрельдә  Бөек Ватан  сугышы  елларында  нацистлар  һәм  аларның  булышчылары  тарафыннан  совет  халкына  карата  геноцид (юк  итү) үткәрүне  искә  алу  буенча  Бөтенроссия  бердәм  гамәлләр  көне  билгеләп  үтелә. Шул  уңайдан  китапханәдә 7 - 11  класс  укучылары  өчен "Беркем  дә , бернәрсә  дә  онытылмый" дип  исемләнгән  хәтер  сәгате  үткәрелде. Укучыларга  Бөек  Ватан  сугышында  нацистларның  тыныч  халыкка  карата  җинаятьләре турында  видеофильм  күрсәтелде.