« Көчле рухлылар : разведчиклар һәм партизаннар турында укыйбыз » V Бөтенроссия акциясе.
3 февраль көнне иске Төрнәле авылы китапханәсе « Көчле рухлылар : разведчиклар һәм партизаннар турында укыйбыз » V Бөтенроссия акциясенә кушылды. Акция Бөек Ватан сугышы елларында разведчиклар һәм партизаннар батырлыгына багышлана. Акция кысаларында 1 – 4 класс укучылары белән батырлык сәгате үткәрдек. « Дети – герои Великой Отечественной войны» дигән китаптан герой пионерлар Марат Казей , Леня Голиков , Валя Котик , Зина Портнова , Володя Дубинин батырлыгы турында укыдык.