Старо-Турналинская сельская библиотека - филиал № 38

Яңалык

,, Гаиләм - бәхет учагы " Китап күргәзмәсе

Иске Төрнәле авылы китапханәсендә ,, Гаиләм - бәхет учагы " дигән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәгә гаилә тормышы, балалар тәрбияләү буенча китаплар урын алды.

,,Яңа ел әкияте" Яңа ел тамашасы

7 январь көнне Иске Төрнәле авылы клубында балалар өчен ,,Яңа ел әкияте" дигән әкият-тамаша үткәрелде.Әкияттән тыш чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында төрле уеннар , конкурслар оештырылды..

,,Бәхетле балачак."

1 июнь көнне Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан мәктәп ишегалдында ,,Бәхетле балачак " дигән әдәби мәйдан үткәрелде.

,,Җирнең гүзәллеге - хатын-кызда."

6 март көнне Иске Төрнәле авылы клубында ,,Ак калфак" хатын-кызлар оешмасының җирле бүлекчәсе үткәргән бәйрәм кичәсендә татар халык җырлары,биюләре,җырлы- биюле уеннары башкарылды.

,,Әфганстан яши күңелләрдә."

11 февральдә китапханәдә ,,Әфганстан яши күңелләрдә " дигән Әфган сугышы ветераннары белән очрашу кичәсе булды.

Укучының мәдәни көндәлеге.

16 сентябрда китапханәдә 1-4 класс укучылары өчен ,,Укучының мәдәни көндәлеге " проекты кысаларында мәдәният дәресе үткәрелде.

,,Балачак бәйрәме."

1 июнь, Халыкара балаларны яклау көнендә, мәктәп ишегалдында ,,Балачак бәйрәме " дигән бәйрәм үткәрелде. Балалар асфальтта рәсем ясадылар , җәй турында, дуслык турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.