" Туган телем - татар теле ". Әдәби кичә.
21 февраль көнне китапханәдә Халыкара Туган тел көне уңаеннан 1-4 класс укучылары белән “ Туган телем – татар теле “ дигән әдәби кичә үткәрелде . Китапханәче балаларны Туган тел көненең тарихы белән таныштырды. Балалар табышмакларга җавап таптылар , мәкальләрнең дәвамнарын әйтеп бетерделәр , җырлы – биюле уеннарда катнаштылар. Татар халык әкиятләре буенча эшләнгән мультфильмнар карадылар. Туган тел турында шигырьләр сөйләү бәйгесе оештырылды. “ Иң татлы тел - туган тел “ дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Кичә Г. Тукайның “ Туган тел ” җыры белән тәмамланды.