Старо-Турналинская сельская библиотека - филиал № 38

"Тарихта калган эзләр". Тематик кичә.

16 март көнне Иске Төрнәле авыл китапханәсендә өлкән яшьтәге китап укучылар өчен дини китаплар авторы Рәшидә абыстай Исхакый истәлегенә "Тарихта калган эзләр" дигән кичә үткәрелде. Китапханәче кичәдә катнашучыларга Рәшидә абыстайның тормышы, эшчәнлеге хакында сөйләде, "Рәшидә абыстай - якты маяк" дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Соңыннан авылыбыз абыстае Гаилә апа Камалова Коръән сүрәләре укыды.