Старо-Турналинская сельская библиотека - филиал № 38

Яңалык

,,Әфганстан - күңел ярасы " Хәтер сәгате

15 февраль көнне Совет сугышчыларын Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан китапханәдә ,, Әфганстан - күңел ярасы " дигән хәтер сәгате үткәрелде. Укучыларга Әфганстанда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә багышланган ,, Хәтер яктысы " дигән фильм күрсәтелде .

,, Милләт җанлы әдип " Китап күргәзмәсе

Китапханәдә язучы , әдәбият галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Сафа улы Мөхәммәдиевның 70 яшьлек юбилее уңаеннан ,,Милләт җанлы әдип " дигән китап күргәзмәсе төзелде.

,, Конституция - илнең төп законы "

Китапапханәдә Россия Федерациясе Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан ,, Конституция - основной закон нашего государства "дигән күргәзмә төзелде.

,,Шәүкәт Галиев - балалар шагыйре " Әдәби сәгать

Шагыйрь Шәүкәт Галиевның тууына 90 ел тулу уңаеннан китапханәдә 1 - 4 класс укучылары өчен әдәби сәгать үткәрдек. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар.

,, Мин тормышка гашыйк ! "

Иске Төрнәле авылы китапханәсе язучы, шагыйрь һәм драматург Ф. Яруллинның тууына 80 ел булу уңаеннан үткәрелгән конкурста катнашты.

Бердәм мәдәният дәресе.

14 сентябрьда китапханәдә Бердәм мәдәният дәресе үткәрелде. Китапханәче укучыларга районыбыз музейлары , Казан Кремле , Болгар тарихи - архитектура саклаулыгы турында сөйләде.