Старо-Турналинская сельская библиотека - филиал № 38

Яңалык

"8 январь - балалар киносы көне". Балалар иртәсе.

8 январь - Балалар киносы көне уңаеннан китапханәдә 1 - 4 класс укучылары өчен ,, Новогодние приключения Маши и Вити " дигән музыкаль фильм - әкият күрсәтелде. Балалар фильмны зур кызыксыну белән карадылар .

" Без ришвәтчелеккә каршы." Информация сәгате.

8 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан китапханәдә 1 - 4 класс укучылары өчен ,, Без ришвәтчелеккә каршы ! “ дигән мәгълъмат сәгате үтте. Балаларга ришвәтчелекнең нәрсә аңлатуын , ни өчен аның халык арасында киң таралуын сөйләдек. Ришвәтче булуның бик начар гамәл булуын , аны булдырмас өчен бары тик намус белән яшәргә , законнарны бозмаска кирәклеген аңлаттык.

" Беркем дә , берни дә онытылмый." Батырлык сәгате.

9 декабрь - Ватан геройлары көне. Ватанны саклап изге яуда каһарманлык , батырлык күрсәткән сугышчыларны искә алу көне уңаеннан китапханәдә 1 - 4 класс укучылары өчен " Беркем дә , берни дә онытылмый" дигән батырлык сәгате үткәрдек. Укучыларга бу көннең тарихы , Арча районының Советлар Союзы Геройлары , Социалистик Хезмәт геройлары турында сөйләдек.

"Мәңгелек дан сиңа , Билгесез солдат !" Хәтер сәгате.

3 декабрь - яу кырларында башларын салып , билгесез калган сугышчыларны искә алу көне. Шул уңайдан китапханәдә 1 - 4 класс укучылары өчен " Мәңгелек дан сиңа , Билгесез солдат ! " дигән хәтер сәгате үтте. Китапханәче укучыларга истәлекле дата һәм Кремль диварлары янында Александровка бакчасында урнашкан " Билгесез солдат кабере " архитектура ансамбле тарихы турында сөйләде.

" Сүзлекләр һәм энциклопедияләр." Китапханә дәресе.

22 ноябрь көнне китапханәдә 1 - 4 класс укучылары белән " Сүзлекләр һәм энциклопедияләр " дигән китапханә дәресе үтте. Укучыларны сүзлекләр һәм энциклопедияләр белән таныштырдык, алардан файдаланырга өйрәттек.

Бөтенроссия акциясе ,, Тынычлыкка һәм татулыкка әкиятләр аша : Туган телдә халык әкиятләрен укыйбыз !"

Китапханә ,,Тынычлыкка һәм татулыкка әкиятләр аша : Туган телдә халык әкиятләрен укыйбыз !" Бөтенроссия акциясендә катнашты. 1 - 4 класс укучылары татар халык әкиятләрен кычкырып укыдылар.

,, Сугыш хатын - кыз йөзле түгел..."

Татарстанда, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, хатын - кыз депутатларның ,, Мәрхәмәт - мелосердие " берләшмәсе ,, Сугыш хатын - кыз йөзле түгел..." дигән проект оештырды.Бу проект кысаларында Иске Төрнәле авылы китапханәсе дә Кече Төрнәле авылында яшәүче тыл ветераннары янында булды һәм истәлекләрен язып алды.

,, Николай Носов китапларын укыйбыз." Халыкара Акция.

Иске Төрнәле авылы китапханәсе ,, Н. Носов китапларын укыйбыз - 2020 " дигән Халыкара Акциядә катнашты һәм диплом белән бүләкләнде.Акция барышында язучының китапларыннан күргәзмә төзедек һәм 1 - 4 класс укучылары белән хикәяләрен укыдык.

,, Исемең - билгесез , батырлыгың - үлемсез " Хәтер сәгате.

3 нче декабрь - Билгесез солдат көне уңаеннан китапханәдә Хәтер сәгате үткәрелде. Китапханәче 1 - 4 класс укучыларына бу көннең тарихын сөйләде. Ватанны саклап һәлак булган батырларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды.

,, Бердәм мәдәният дәресе "

Китапханәдә 1 - 4 класс укучыларына ,, Укучының мәдәни көндәлеге " бирелде. Мәдәни көндәлек укучыларга республикабызның тарихи , истәлекле урыннары һәм күргәзмәләре белән танышырга ярдәм итә.

,, Җиңү белән кайтты батырлар " Әдәби марафон.

8 май көнне Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан онлайн әдәби марафон үткәрелде.Марафонда Адилә Галимова , Алинә Зайнуллина , Фәнис Тимашевлар Бөек Ватан сугышы турында шигырьләр сөйләделәр..

,, Сезнең батырлык - мәңгелек "

11 март көнне Үрнәк авыл җирлеге башлыгы урынбасары Тимашев Ф.И., мәдәният хезмәткәрләре , укытучылар тыл ветераннарына ,, 1941 - 1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә - 75 ел " юбилей медальләрен тапшырдылар . Ветераннарга рәхмәт әйтеп , исәнлек - саулык , озын гомер теләделәр.