“Укытучы образы балалар китабы битләрендә”. Акция
2023 ел – Россиядә укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе оештырган “Укытучы образы балалар китабы битләрендә” дигән акциягә Иске Төрнәле авыл китапханәсе дә кушылды.
Акциядә 1 – 4 класслардан 9 укучы катнашты. Ләлә Гыймадиеваның “Куллары йомшак иде” , Лев Толстойның “Филипок”дигән хикәяләре, Эльмира Шарифуллина, Фәнис Яруллин шигырьләре укылды. «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» дигән китап күргәзмәсе төзелде.