Старо-Турналинская сельская библиотека - филиал № 38

Яңалык

,, Әкиятләр иленә сәяхәт " Балалар иртәсе

Иске Төрнәле авылы китапханәсендә ,, Әкиятләр иленә сәяхәт " дигән балалар иртәсе үткәрелде. Китапханәче балаларны китап күргәзмәсе белән таныштырды , әкият төрләре турында сөйләде. Балалар үзләренең яраткан әкиятләрен сөйләделәр.

,, Казан патшабикәсе Сөембикәнең тууына - 500 ел " Китап күргәзмәсе.

Иске Төрнәле авылы китапханәсендә Казан ханлыгы белән идарә итүче татар патшабикәсе Сөембикәнең тууына 500 ел тулу уңаеннан ,, Казан патшабикәсе Сөембикәнең тууына - 500 ел " дигән китап күргәзмәсе төзелде.

,, Яраткан китабымның авторына хат ". Конкурс.

Арча шәһәренең 5 нче гимназиясында укучы 5 класс укучысы Хабибуллина Элиана ,, Яраткан китабымның авторына хат " республика бәйгесенең район этабында катнашкан өчен сертификат белән бүләкләнде.

,, Балалар Сабантуе - 2019 "

Китапханә клуб хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен Сабантуй үткәрде. Бәйрәмдә төрле уеннар . бәйгеләр оештырылды .

,,Шигырь уты безнең йөрәкләрдә "

23 апрельдә китапханә ,,Шигырь уты безнең йөрәкләрдә " район конкурсында катнашты. 9 класс укучысы Зайнуллина Алинә Нәкый Исәнбәтнең ,,Йөрәгем көзгесендә " шигырен укып яшьүсмерләр арасында 1 урынга лаек булды. ң

,,Сәламәт тәндә - сәламәт акыл " Китап күргәзмәсе

Иске Төрнәле авылы китапханәсендә ,,Сәламәт тәндә - сәламәт акыл " дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителә. Күргәзмәгә сәламәт яшәү рәвеше, спорт, дөрес туклану , дару үләннәре турында китаплар куелды.

,,Иң яхшыларын - балаларга "

Иске Төрнәле авылы китапханәсе ,,Иң яхшыларын укырга вакыт : Абдулла Алиш премиясе лауреатларын укыйбыз " акциясенә кушылды.

,, Батарея тапшыр - керпенең гомерен саклап кал "

Иске Төрнәле авылы китапханәсендә,, батарея тапшыр - керпенең гомерен саклап кал " акциясе башланды . Иске батарейкаларны тапшырып һәркем табигатьне саклауга үзеннән өлеш кертә ала. Сезне китапханәдә көтеп калабыз !