"Өлкәннәр - алтын канат". Әдәби - музыкаль кичә.
2 октябрь көнне Иске Төрнәле авыл китапханәсе клуб белән берлектә Өлкәннәр көне уңаеннан “Өлкәннәр – алтын канат” дигән әдәби – музыкаль кичә үткәрде. Кичәне авылыбыз абыстае Гаилә апа ил – җирләребезгә иминлек теләп дога укып башлап җибәрде. Бәйрәм шигырьләр , җырлар, гармун моңнары белән үрелеп барды. Көн яңгырлы булса да, бәйрәмгә килгән өлкәннәребез табигать елавына игътибар итмәде, үзара аралашып, яшьлек елларын искә төшереп утырдылар...Китапханәче Өлкәннәр көне уңаеннан төзелгән “Сезнең гомер – безнең горурлык” дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды.