Старо-Турналинская сельская библиотека - филиал № 38

"Хаксызга рәнҗетелгән язмышлар". Хәтер сәгате.

30 октябрь Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Иске Төрнәле авыл китапханәсендә «Хаксызга рәнҗетелгән язмышлар» исемле сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелде. Бу кичәдә китапханәче  өлкән класс укучыларына репрессия корбаннары, бу елларның фаҗигасе турында сөйләде. Кичәне оештыручылар бик бай эчтәлекле презентация аркылы укучыларга бу еллар турында тулы мәгълүмат бирде.