"Кошлар безнең дусларыбыз". Балалар иртәсе.
1 апрель көнне китапханәдә 1 – 4 класс укучылары белән Халыкара кошлар көне уңаеннан “ Кошлар – безнең дусларыбыз !” дигән балалар иртәсе үткәрелде. Китапханәче балаларга бәйрәмнең тарихы , кошларның файдасы турында сөйләде. Балалар кошлар турында шигырьләр сөйләделәр , җырлар җырладылар , “Син кошларны беләсеңме ?” дигән викторинаның сорауларына җавап бирделәр. Китапханәдә “ Канатлы дусларыбыз” дигән китап күргәзмәсе эшләде.
8 укучы катнашты , 3 китап бирелде.