«ЭтноПеро» 2020 Халыкара әдәби конкурсы

Свердловск өлкәсенең милләтара китапханәсе кече күләмле  чәчмә әсәрләрнең «ЭтноПеро-2020» Халыкара әдәби конкурсы башлану турында игълан итә.

Конкурс 2016 нчы елдан алып милләтара һәм конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү һәм халыклар бердәмлеген ныгыту; Россия халыкларының этнокультур күптөрлелегенә булышлык итү, экстремизмны һәм түземсезлекнең төрле формаларын булдырмау чараларын күрү максатыннан уздырыла.

2020 елда «ЭтноПеро» Конкурсына эшләр ике номинациядә кабул ителә:

  • «Төп конкурс».

Конкурс эшләренең (әсәрләрнең) тематикасы Россия халыклары, аларның тарихы һәм үзенчәлекле мәдәнияте белән бәйле  яисә Россия Федерациясенең мәдәни һәм этник күптөрлелегенә багышланган булырга тиеш. Шулай ук конкурс эшләре (әсәрләр) уңай этникара мөнәсәбәтләр һәм мәдәниятара диалог темаларына багышланган булырга да мөмкин;

  • Россия Федерациясендә Хәтер һәм Дан елын үткәрүгә багышланган «Россия халыклары Җиңү байрагы астында» махсус номинациясе.

Бөек Ватан сугышы элеккеге Советлар Союзы халыклары язмышында тирән эз калдырды. Махсус номинациядәге конкурс эшләренең (әсәрләрнең) тематикасы Советлар Союзы халыкларының Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгы һәм / яки  1941-1945 еллардагы вакыйгаларның  кешеләр язмышында җуелмаслык эз калдыруы белән бәйле булырга мөмкин.

Конкурс эшләре 2020 нче елның 15 мартыннан 31 нче июленә кадәр «ЭтноПеро бәйгесе» тамгасы белән etnopero@somb.ru электрон почтасы аша кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат: www.somb.ru/etnopero.