Хәрби-тарихи тематика проектлары Бөтенроссия конкурсы

Россия хәрби-тарихи җәмгыяте хәрби-тарихи тематика проектлары Бөтенроссия конкурсы башлану турында игълан итә.

Конкурска түбәндәге номинацияләр буенча проектлар тәкъдим ителергә мөмкин:

  • хәрби-тарихи фән  өлкәсендәге проектлар;
  • хәрби-тарихи һәм заманча хәрби тематикалы музей-күргәзмә һәм экспозиция проектлары;
  • балалар хәрби-тарихи лагерьларын үткәрү кысаларында хәрби-патриотик тәрбия һәм тарихи белем бирү чараларын тормышка ашыру проектлары;
  • хәрби-тарихи фестивальләрне оештыру һәм уздыру проектлары;
  • хәрби-археологик һәм эзләнү эшчәнлеген гамәлгә ашыру проектлары.

Җиңүчеләр оештыру һәм финанс (ике миллион сумга кадәр) ярдәмен алачак.

Конкурста  юридик затлар да, шәхси эшмәкәрләр дә катнаша ала.

Катнашучыларга конкурсның рәсми сайтында шәхси кабинетта теркәлергә, тиешле электрон формаларны тутыру юлы белән гариза һәм документлар тапшырырга кирәк булачак.

Конкурска гаризалар 2020 елның 15 февраленә (23.30 сәгатькә кадәр) кадәр кабул ителә.

Нәтиҗәләр 2020 елның 10 апреленә кадәр ясалачак.  Конкурс нәтиҗәләре белән Россия хәрби-тарихи җәмгыяте сайтында танышырга була. Конкурс турында тулырак мәгълүмат: https://www.конкурсрвио.рф/