Мәдәни марафон: мультимедиа тесты

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында «Мәдәни марафон» мәдәни - агарту акциясенең беренче этабы уза. Бу бөтенроссия белем бирү проекты, ул танылган экспертлар белән хезмәттәшлектә Яндекс тарафыннан эшләнгән дәресләр сценарийларыннан, тестлардан һәм биремнәрдән тора. Әлеге материалларны файдаланып, илнең теләсә кайсы почмагында мавыктыргыч дәрес үткәрергә була.

Мультимедиа тесты рәвешендә «Мәдәни марафон» ның икенче этабы 2019 елның 1-15 ноябрендә узачак.

 

Мультимедиа тесты  − классик һәм заманча мәдәниятнең иң яхшы үрнәкләре белән танышу гына түгел, ә күп кенә яңалыкларны белү мөмкинлеге дә. Тестның барлык биремнәре дә белемнәрне тикшерми, киресенчә, алар белем бирү компонентын үз эченә алган.

Проект сайтында (https://education.yandex.ru/culture/) теркәлгәннән соң өстәмә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре һәм укытучылары «Мәдәни марафон» га кушыла ала. Тәкъдим ителгән сценарийлар буенча дәресләр үткәргән барлык укытучылар сертификатка ия булачак. Ә тест сорауларына җавап биргән балаларны Яндекс грамота һәм Яндекс.Музыку и КиноПоиск.ка яздыру белән бүләкли.

«Мәдәни марафон: мультимедиа тесты» вебинарлары түбәндәге тәртиптә узачак:

  • 5.11.2019    10:00 сәгатьтән 11: 00 сәгатькә кадәр

теркәү өчен сылтама: https://events.webinar.ru/8931111/2794669;

  • 6.11.2019     17: 00 сәгатьтән 18: 00 сәгатькә кадәр

теркәү өчен сылтама: https://events.webinar.ru/8931%201%201%201/2794739.