Рус география җәмгыятенең 2020 елгы Премиясенә бәйге

Рус география җәмгыятенең 2020 елгы  Премиясенә гаризалар кабул итү 2020 нче елның 1 июненә кадәр дәвам итә.  Махсус форма тутырып, Рус география җәмгыяте сайтында (https://www.rgo.ru/ru/proekty/premiya-rgo/premiya-2020-goda) гариза бирергә мөмкин.

Рус география җәмгыяте премиясе – милли география, экология, Россиянең табигый һәм тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру, шулай ук географик фән һәм мәгарифне популярлаштыручыларга ярдәм итү өлкәсендә дәрәҗәле бүләк. 2014 елда гамәлгә куела. Ике елга бер тапкыр уздырыла һәм халыкара статуска ия.

Уңышлы тормышка ашырылган проектлар: фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре, күренекле экспедицияләр, мәгариф өлкәсендә новаторлык идеяләре, география, табигатьне саклауга, этнографиягә, Россия тарихына һәм мәдәниятенә багышланган фәнни-популяр фильмнар, телевизион, нәшрият проектлары Премия белән билгеләп үтелә.

Премиягә гаризаны дөньяның теләсә кайсы иленнән физик зат яки оешма бирә ала. Тәкъдим ителә торган проектның Россиягә багышланган булуы шарт.

Үткәрү этаплары, гаризаларны бирү тәртибе һәм бәяләү принциплары турында тулырак 2020 елгы Премия Концепциясендә (https://www.rgo.ru/ru/proekty/premiya-rgo/premiya-2020-goda/koncepciya).