Мәктәп укучылары өчен «Киноҗәй» проекты

Россия Мәдәният министрлыгы Россия Мәгариф министрлыгы белән берлектә «Киноҗәй» бөтенроссия акциясен уздыра.

Проектның форматы белем бирү һәм күңел ачу компонентларын берләштерә, бу җәйге каникуллар чорында аеруча актуаль. Балалар Россия кинематографы тарихы, кино сәнгате әһелләре турында белем алачак, шулай ук күргәннәрен анализларга һәм аның турында тәэсирләрен уртаклашырга өйрәнәчәкләр.

Балалар атна саен фильмнар карап,алар хакында ата-аналар һәм педагоглар катнашында фикер алышуда да катнаша алалар. «Киноҗәй» акциясенә атап Владимир Машков, Сергей Жигунов, Нюша, Светлана Хоркина кебек танылган мәдәният, сәнгать эшлеклеләре һәм спортчылар катнашында махсус видеомөрәҗәгатьләр әзерләнгән. Анда алар Россиянең алтын фондына кергән фильмнар,  шулай ук  үзләренең кинокартина тәшерүдә катнашулары турындагы хатирәләре белән уртаклаша.

24 фильмны эченә алган программа балаларның яшен һәм кызыксынуларын исәпкә алып төзелгән. Алар арасында «Королевство кривых зеркал», «Чучело» кебек танылган совет тасмалары, шулай ук «Легенда № 17» һәм «Движение вверх» кебек заманча картиналар бар.

Акция турында тулырак мәгълүмат Роскультпроект сайтында: https://www.roskultproekt.ru/kinoleto