«Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» X Республика яшьләр форумы старт алды

Форум Татарстан Республикасыннан федераль форумнарга проектлар сайлап алу өчен төп мәйданчык булып тора, ул яшьләр проектларына һәм идеяләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Форумны оештыручы − Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы.

 14-30 яшьлек яшьләр (35 яшькәчә яшь галимнәр) үз проектларын конкурска тапшырып, иҗтимагый һәм дәүләт ярдәме ала алалар, потенциаль инвесторлар таба алалар. Иң яхшы проектлар 300 мең сумга кадәр грант ярдәме алачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.

 Х форум кысаларында проектларны түбәндәге юнәлешләр буенча тәкъдим итәргә мөмкин:

  • Инновацияләр территориясе
  • Архитектура территориясе
  • Мәдәният һәм сәнгать территориясе
  • Эшмәкәрлек территориясе
  • Игелек территориясе
  • Ситуацион үзәкләрнең элементлар территориясе
  • Спорт территориясе
  • Кече Ватан территориясе
  • Гражданлык җәмгыяте территориясе
  • Куркынычсызлык территориясе

 «Мәдәният һәм сәнгать территориясе» мәйданчыгына түбәндәге темалар буенча проектлар җибәрергә мөмкин: фотография; мәдәни ял оештыру; мәдәни трендлар/продуктлар булдыру; сынлы сәнгать; театр сәнгате; дизайн; музыка сәнгате; кинематография сәнгате.

 Форум 3 этаптан тора: гаризалар кабул итү кампаниясе, республика министрлыклары һәм ведомстволары базасында көндезге этап һәм чакырылган дәрәҗәле кунакларга идеяләр презентациясе белән иң яхшы проектларның финал күргәзмәсе. Финал этабы 2020 нче елның маенда узачак.

 Катнашу өчен гаризаны 1 мартка кадәр тапшырырга мөмкин.

 Тулырак мәгълүмат һәм форумның рәсми интернет-порталында теркәлү түбәндә: http://forumtatarstan.com/