Җиңү марафоны

Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан «НИКА» белем бирү порталы балаларны һәм аларның әти-әниләрен, шулай ук педагогларны «Мои деды ковали Победу!» һәм «Защитник Родины моей!» дип исемләнгән бөтенроссия иҗади конкурсларында катнашырга чакыра.

Конкурслар балаларның һәм өлкәннәрнең игътибарын Ватаныбыз тарихына юнәлтү, Бөек Ватан сугышы тарихы буенча белемнәрне киңәйтү, балаларда Ватан өчен горурлык хисе тәрбияләү мөмкинлеге бирә.

Конкурсларда катнашу өчен үз иҗат эшеңне рәсмиләштерергә һәм конкурс битендә электрон гариза бирергә кирәк:

Үткәрү вакыты: 01.02.2020. - 31.08.2020

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: Рәсем; Фотография; Шигырь; Эссе; Кул эшләре

Үткәрү вакыты: 01.09.2019 - 31.08.2020 

Конкурсның номинацияләре: Рәсем; Фотография; Шигырь; Эссе; Кул эшләре

Катнашу тәртибе һәм шартлары Конкурслар турында Нигезләмәләрдә https://оценика.рф сайтында урнаштырылган.

Сорауларыгыз булса, сез аларны конкурсны оештыручыларга электрон почта аша admin@oc-nika.ru яки +7 (919) 520-43-97 телефоны буенча бирә аласыз.