«Театраль Идел буе» фестивале

«Театраль Идел буе» мәктәп һәм студентлар театр коллективлары фестиваленең икенче этабын гамәлгә ашыру кысаларында иң яхшы спектакльләр өчен тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз. Иң яхшы спектакль өчен 24 сәгать дәвамында: 29 ноябрь көнне 13.00 сәгатьтән икенче көннең 13.00 сәгатенә кадәр 8(800)350-35-43 түләүсез номер буенча тавыш бирергә мөмкин. (тулырак: www.театральноеприволжье.рф)

 «Театраль Идел буе» фестивале − яңа иҗтимагый проект, аңа Россия  Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле инициативасы белән 2019 елда «Театр елы» уздырылуга бәйле рәвештә 2019 елның мартында старт бирелде.

 Фестивальнең максаты − яшьләрне театр мохитенә җәлеп итү, гуманистик һәм патриотик кыйммәтләрне формалаштыру, яшьләр театр сәнгатен үстерү өчен яңа стимуллар булдыру.

 Проектта катнашучылар − студентлар (яшьләр) һәм мәктәп (балалар) театр коллективлары. Фестивальнең төбәк этабында Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән 483 театр коллективы катнашты. Татарстан Республикасыннан финалга Казан дәүләт мәдәният институтының (Казан шәһәре) 3 нче курс студентлары коллективы һәм «РИФ» театр студиясе (61 нче гимназия, Яр Чаллы шәһәре) чыкты.

 1 этапта җиңүче спектакльләрнең видеоверсияләрен (региональ сайлап алу) фестивальнең рәсми сайтындагы «Финалистлар» бүлегеннән  карарга мөмкин: (кара: http://театральноеприволжье.рф/performances)

 Һәр спектакльнең үз тәртибе бар: 1дән 14кә кадәр − студентлар, 15тән 28гә кадәр −  мәктәп укучылары.

 Спектакльләрне карагыз һәм иң яхшысын сайлап алыгыз (үз регионыгыз өчен тавыш бирергә ярамый) !

Проектның мәгълүмат ресурслары: