«Мәдәният» милли проекты кысаларында модель китапханәләр ачылышы

2019 елның 8 ноябрендә республиканың Кукмара һәм Яшел Үзән муниципаль районнарында «Мәдәният» милли проекты кысаларында беренче ике модель китапханә ачылды. Бу уңайдан узган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкилләре дә катнашты.

Китапханәләрне яңартуга федераль бюджеттан 5-әр миллион сум бүлеп бирелгән. Әлеге акчалар китапханәне техник яктан җиһазландыруга, китап фондын тулыландыруга, электрон китапханә системаларына керүне оештыруга, алдан эшләнгән дизайн-проект нигезендә заманча интерьерлар булдыруга  тотылган. Китапханә хезмәткәрләре белемнәрен камилләштерү курслары үткәннәр. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә ике китапханә дә хәзерге көн таләпләренә җавап бирә торган мәгълүмати-мәдәни һәм аралашу үзәкләренә әверелгән.

Кукмара муниципаль районының Әсән-Елга модель китапханәсендә интерактив идән, телевизор, йомшак келәм һәм уңайлы урындыклар белән җиһазландырылган балалар зонасы булдырылган. Китапханә фонды аудиокитаплар, үстерә торган уеннар, кызыклы фәнни-танып-белү китаплары, матур әдәбият белән  тулыландырылган. Иң кечкенә укучыларга татар һәм рус телләрендә мультфильмнар карау мөмкинлеге булдырылган. Бәхәсләр оештыру, түгәрәк өстәл артында сөйләшү, әңгәмәләр үткәрү өчен дә шартлар бар. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус уку зонасы бар, анда начар күрүчеләр өчен Брайль шрифты белән басылган китаплар да куелган. Заманча компьютер зонасы җиһазландырылган.

Яшел Үзән муниципаль районының Бело-Безводное авылы модель китапханәсендә дә бик күп функциональ тирәлекләр барлыкка килде: уен урыны, видеозал, үз-үзеңне үстерү һәм аралашу, мастер-класслар үткәрү, аудиокитаплар тыңлау зоналары бар. Болардан тыш авыл китапханәсен яңа техник җайланмалар – музыкаль җиһазлар, цифрлы микроскоп, виртуаль чынбарлык өстәлгән интерактив глобус, шулай ук электрон һәм аудиокитапларның бай фонды белән җиһазландырганнар.

Модель китапханәләр ачылу Кукмара һәм Яшел Үзән муниципаль районнарының мәдәни тормышында зур вакыйга булды. Тантаналы ачылышларда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, районнар хакимиятләре, республиканың китапханәләр җәмәгатьчелеге, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре,      мөхтәрәм кунаклар катнашты.

Кукмара муниципаль районының Әсән-Елга авылы халкын әлеге истәлекле вакыйга белән Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов котлады, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе  исеменнән фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев чыгыш ясады.

Яшел Үзән муниципаль районының Бело-Безводное авылында узган тантаналы чарада Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова милли проект кысаларында һәр төбәктә шундый үзәкләр ачылачагын әйтеп үтте. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе исеменнән хезмәттәшләрне китапханәнең фәнни-методик бүлеге мөдире Люция Нәҗметдинова котлады.

Кунаклар игътибарына зур мәдәни программа тәкъдим ителде. Аны оештыруга Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә үз өлешен кертте. Китапханәнең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Эльвира Гыйльманова һәм Альбина Хафизова Э.Успенскийның «Дядя Федор, пес и кот» китабына нигезләнгән китапханә дәресе үткәрделәр.