«Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе» Дәүләт мәгълүмат системасы турында Нигезләмә расланды

2020 елның 25 гыйнварында «Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе» Дәүләт мәгълүмат системасы турындагы нигезләмәне раслау хакында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 23 нче карары кабул ителде. Документ Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми Интернет-порталында урнаштырылган - http://pravo.tatarstan.ru/rus/npa_kabmin/post.

Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе эшчәнлегенең хокукый нигезләре «Китапханәләр һәм китапханә эше турында» 2019 елның 6 августындагы 65-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнде.

Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе турындагы нигезләмә дәүләт мәгълүмат системасын формалаштыру һәм эшләтү тәртибен, эшкәртелә торган мәгълүматтан файдалану тәртибен, шулай ук катнашучыларның бурычларын, функцияләрен, кулланучыларның хокукларын һәм бурычларын билгели.

Кушымтада «Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе» Дәүләт мәгълүмат системасы объектларына кертү өчен документларны сайлап алу методикасы» тәкъдим ителгән. Методикада  Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсенә   кертү өчен документларны сайлап алу критерийлары беркетелгән. Беренче чиратта, фәнни, белем бирү, мәдәни һәм тарихи кыйммәткә ия булган документлар, шәхси үзенчәлекләре булган уникаль басмалар, таушалу аркасында куллану мөмкинлекләре чикләнгән басмалар цифрлы форматка күчерелә һәм Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе объектлары составына кертелә.