Китапханәләрдә профилактик чаралар күрү хакында Роспотребнадзор киңәшләре

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) «Китапханәләрдә яңа короновирус инфекциясе (COVID-19) таралуны кисәтү буенча профилактик чаралар үткәрүгә  кагылышлы киңәшләр» әзерләп раслады. Алар Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы тәкъдимнәре нигезендә һөнәри бергәлекләр белән берлектә эшләнгән. Киңәшләр яңа короновирус инфекциясе таралуга каршы чаралар туктатылганчы гамәлдә булачак төп эш процессларын һәм иминлекне тәэмин итү таләпләрен эченә ала.

Тулырак түбәндәге сылтамадан танышырга мөмкин:  https://www.rospotrebnadzor.ru/files/news/%D0%9C%D0%A0%200195%20%D0%B1%D0%B8%D0%B1%D0%BB%D0%B8%D0%BE%D1%82%D0%B5%D0%BA%D0%B8.PDF