Китапханәләрнең мәдәният һәм сәнгатькә караган иң яхшы электрон басмасына VII Бөтенроссия смотр-бәйгесе
Коронавирус эпидемиясе аркасында китапханәләрнең озак ябылып торуы сәбәпле, Россия Дәүләт китапханәсе мәдәният һәм сәнгать буенча иң яхшы электрон басмага VII Бөтенроссия смотр-конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү вакытын 2020 елның 15 августына кадәр озайта.
Смотр-конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- «Мәдәният һәм сәнгатькә караган иң яхшы электрон басма»,
- «Бөек Җиңүгә багышлана»,
- «Балалар һәм яшүсмерләр укуына ярдәмгә».
Смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә бер җиңүче һәм ике лауреат игълан ителә.
Смотр-конкурс турында тулырак мәгълүмат (нигезләмә, катнашу өчен гариза формасы, катнашу шартлары һәм басмаларга таләпләр) Россия Дәүләт китапханәсенең рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырылган:
https://www.rsl.ru/ru/events/afisha/conf/vii-vserossijskij-smotr-konkurs-bibliotek-2020