«Безнең тарих» IV Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы ярдәме белән Белем бирү проектларына ярдәм фонды Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «Безнең тарих» IV Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсын үткәрә. Аның максаты − яшь гражданнарга Россия тарихына хөрмәт рухында патриотик тәрбия бирү, Бөек Ватан сугышы Геройларының батырлыклары турында хәтер саклау.

Конкурста катнашу өчен 7 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр − мәктәп укучылары, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары, югары уку йортлары студентлары, яшь белгечләр чакырыла.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

• «Без бердәм булганда көчле» яки «Геройлар янәшәдә» темалары буенча эссе (11- 35 яшьлек катнашучылар өчен);

• «Тынычлык өчен рәхмәт» яки «Хәрби вакыйгалар эзләреннән» темаларына рәсемнәр (7-14 яшьлек катнашучылар өчен);

• «Җиңүчеләр йөзләре» яки «Яшь буын өчен Бөек Җиңү турында хикәя» темалары буенча видеоролик (15-35 яшьлек катнашучылар өчен);

• «Буыннар бәйләнеше өзелмәс» яки «Мәңгелек дан» темаларына шигъри әсәрләр (7-35 яшьлек катнашучылар өчен);

• «Россия тарихының батырлык битләре» яки «Минем гаиләм язмышында сугыш» темалары буенча тикшеренү эше (11- 35 яшьлек катнашучылар өчен).

Конкурс номинацияләре Бөек Ватан сугышы геройларына, тыл хезмәтчәннәре батырлыгына, конкрет тарихи шәхесләргә яки вакыйгаларга, сугышта катнашкан туганнарга яки якташларга багышланган иҗади эшләр әзерләүне күз уңында тота.

Конкурсның беренче этабында катнашу өчен гаризалар 2020 елның 2 апреленә кадәр кабул ителә.

Конкурсның финалы 2020 елның 7-9 маенда Мәскәүдә узачак, анда иң уңышлы эшләрнең авторлары чакырылачак һәм алар  экспертлар җәмәгатьчелеге алдында үз эшләрен (проектларын) тәкъдим итәчәкләр.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат рәсми сайтта:  http://my-history.ru/

Элемтә өчен мәгълүмат:

тел.: 8-499-653-64-26, 8-916-839-41-78;

e-mail: myhistory.konkurs@gmail.com.