Хезмәттәшләребезне котлыйбыз!

2019 нчы елның 30 ноябрендә «Китапханәләрдә туган якны өйрәнүне үстерүгә керткән өлеше өчен»  Россия китапханәләр ассоциациясенең  Мактау грамотасы һәм  һөнәри туган якны өйрәнү эшчәнлегендә зур казанышларга ирешкән өчен Россия китапханәләр ассоциациясенең  Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән белгечләрнең исемнәре игълан ителде.

2019 нчы елда «Китапханәләрдә туган якны өйрәнүне үстерүгә керткән өлеше өчен» Россия китапханәләр ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде:

Хәмидуллина Лилия Сәлимҗан кызы, Татарстан Республикасы «Биектау үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе директоры.

2019 елда һөнәри туган якны өйрәнү эшчәнлегендә зур казанышларга ирешкән өчен Россия китапханәләр ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Бәшәрова Миңнефания Зиннәт кызы,  «Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең 3 нче филиалы − Бәзәкә авылы китапханәсе китапханәчесе;

Князева Ирина Эмарҗан кызы,  Татарстан Республикасы «Биектау үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе Үзәк китапханәсенең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире.

Котлыйбыз, хөрмәтле коллегалар!