Детская библиотека - филиал № 3

Яңалык

Әдәби сәгать «Тукайның әкият илендә»

Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда 1-нче татар гимназиясенең 2 «а» сыйныф укучылары өчен Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан әзерләнгән әдәби сәгать узды.

Муниципаль бәйге «Мәңге яшь Тукай»

24 нче апрельдә Алабуга мәдәният сараеның кече залында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Мәңге яшь Тукай» дип аталган бәйге узды. Балалар китапханәсе - 3нче филиал китапханәчесе Гатауллина Н. А. жюри әгъзасы буларак катнашты, бәйгедә катнашучыларга «Йолдызым якты, һаман нурлы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итте.

Әдәби әңгәмә «Китап күңел кояшы»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалга китап киштәләрен баетып, укучыларны сөендереп, яңа китаплар кайтты. Шул уңайдан «Китап күңел кояшы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында укучылар өчен әдәби әңгәмә узды.

Мәгьлүмат сәгате «Мөселман бәйрәмнәре»

Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда Ураза бәйрәме уңаеннан әзерләнгән «Мөселман бәйрәмнәре» дип аталган күргәзмә янында мәгьлүмат сәгате узды. Укучылар рамазан ае узганнан соң билгеләнеп үтүче - Ураза бәйрәме турында мәгълүмат алдылар.

Кычкырып уку «Шигърияттә - Яз!»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда «Аллы – гөлле яз килде» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында кычкырып уку узды. Китапханәче укучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырды. Күргәзмәдә Гамил Афзалның «Язбикә», Әзһәр Габидиның «Күлдәвектә кояш көлә», Фәнис Яруллинның «Яз гөлләре» һәм башка китаплар урын алган иде. Балалар Ленар Шәехнең «Яз килә!», Гамил Афзалның « Язбикә» , Бари Рәхмәтнең «Яз килә» , рус телендә Разил Вәлиевнең «»Весенний лес», Шәүкәт Галиевнең «Капель» шигырьләрен кычкырып укыдылар

Экологический час «Хуш килдегез кошлар!»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда Халыкара кошлар көне уңаеннан «Хуш килдегез кошлар!» дип аталган күргәзмә янында эко сәгать узды. Китапханәче балаларны «Табигатькә сәяхәт» сериясендә басылып чыккан «Кошлар» китабы белән таныштырды. Бу җыентыкта кошлар турында кызыклы мәгълүматлар, хикәяләр һәм шигырьләр белән танышырга мөмкин. Күргәзмәдә балаларга рус телендә «Наблюдаем птиц», «Птицы» кебек энциклопедияләр һәм башка китаплар тәкъдим ителде. Укучылар күчмә кошларның рәсемнәрен карадылар , викторина

Мәгълүмат сәгате «Ялкын»га – 100 ел

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда балалар һәм яшүсмерләр өчен чыга торган «Ялкын» журналына 100 ел тулу уңаеннан мәгълүмат сәгате узды.

Кычкырып уку «Шагыйрә, журналист, публицист»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда шагыйрә Нәҗибә Сафинаның тууына 75 ел тулу уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсе янында кычкырып уку узды. Китапханәче укучыларны әдибәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Күргәзмәдә әдибәнең «Нарат нигә энәле», «Аккош фәлсәфәсе», «Кош теле» һәм башка китаплары тәкъдим ителде. Балалар әдибәнең «Нарат нигә энәле» китабыннан өзекләрне кычкырып укыдылар. Нәҗибә Сафинаның олылар өчен язылган шигърияте – милли рухлы гамьле шигърият, нәни укучыларга ул маҗаралы, мавы

Әдәби әңгәмә «Күренекле әдип»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Шәриф Камалның тууына 140 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Күренекле әдип» дип аталган китап күргәзмәсе янында әдәби әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Шәриф Камал - татар әдәбияты классигы, язучы, драматург һәм журналист, татар әдәбиятында новелла жанрына нигез салучыларның берсе. Шәриф Камал 1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ленин орд

Аралашу сәгате «Мин татарча сөйләшәм»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда Халыкара туган тел көне уңаеннан әзерләнгән «Мин татарча сөйләшәм» дип аталган аралашу сәгате узды. Китапханәче укучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырды.

Әдәби портрет: «Муса Җәлил. Батырлык мәңге онытылмый»

15 нче февральдә балалар китапханәсе – 3 нче филиал хезмәткәрләре 1 нче татар гимназиясенең актлар залында башлангыч сыйныф укучылары өчен герой – шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Муса Җәлил. Батырлык мәңге онытылмый» дип аталган әдәби кичәдә катнаштылар.

Әдәби сәгать «Балалар язучысы»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда балалар язучысы Роза Хафизованың тууына 95 ел тулу уңаеннан әдәби сәгать узды. Китапханәче укучыларны әдибәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Роза Хафизова балаларның яраткан язучысы гына түгел, «Ялкын» журналын чыгаручы редактор да.

Әдәби сәгать «Китап иленә күңелле сәяхәт»

Балалар китапханәсе – 3 филиалда «1 нче гимназия-Милли белем бирү үзәге»ндә урнашкан балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Китап иленә күңелле сәяхәт» дип аталган әдәби сәгать узды.

Патриотик сәгать «Көрәшче, солдат, шагыйрь»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда көрәшче - шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 115 ел тулу уңаеннан эшләнгән «Көрәшче, солдат, шагыйрь» дип аталган китап күргәзмәсе янынди патриотик сәгать узды. Китапханәче укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.

Әдәби әңгәмә «Татар драматургиясе классигы»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда халык драматургы Галиәскәр Камалның тууына 145 ел уңаеннан әдәби әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны Галиәскәр Камалның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.

Кычкырып уку «Талантлы әдип»

Балалар китапханәсе -3 нче филиалда язучы Факил Сафинның тууына 70 ел тулу уңаеннан «Талантлы әдип» дип аталган китап күргәзмәсе янында кычкырып уку узды. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Күргәзмәдә Факил Сафинның «Саташып аткан таң» тарихи романы, шигырьләр җыентыгы һәм балалар өчен язылган «Әйдәгез, дуслашыйк!», «Ләлә белән Арслан» һәм башка китаплары урын алган иде. Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен иҗат ителгән әлеге әсәрләр нәниләрне төрле маҗа

Яңа ел табышмаклары «Кышкы бизәкләр»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда «Кышкы бизәкләр» дип исемләнгән күргәзмә янында балалар кар бөртекләренә яшеренгән Яңа ел табышмакларына җаваплар эзләделәр.