Детская библиотека - филиал № 3

Муниципаль бәйге «Мәңге яшь Тукай»

24 нче апрельдә Алабуга мәдәният сараеның кече залында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган  «Мәңге яшь Тукай»  дип аталган  бәйге узды.

Балалар китапханәсе - 3нче филиал китапханәчесе Гатауллина Н. А. жюри әгъзасы буларак катнашты,  бәйгедә  катнашучыларга «Йолдызым якты, һаман нурлы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итте.

Бәйгедә катнашучылар Габдулла Тукайның  «Бишек  җыры», «Туган авыл», «Милли моңнар» һәм башка әсәрләрен укыдылар. «Нур» балалар театры Тукайның  «Ай мәҗлесе» әсәрен   сәхнәләштереп күрсәтте.