Детская библиотека - филиал № 3

Яңалык

«Яңа, кызык, файдалы!»: татат матбугаты көне

Балалар китапханәсе 3-нче филиалда «Яңа, кызык, файдалы!» дип исемләнгән татар матбугаты көннәре узды.Татар телендә журналларны өлкәннәр дә, балалар да яратып укыйлар. «Сөембикә», «Идел», «Казан утлары» журналларын өлкәнрәк укучылар үз итсә, «Ялкын », «Сабантуй» кебек журналларның һәр санын үсмерләр көтеп алалар. Ә матур рәсемле, бай эчтәлекле «Салават күпере» журналы нәни дусларыбызның яраткан дусты.

«Ел китабы. Книга года»: китап күргәзмәсе

Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда «Ел китабы. Книга года» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. 2016 елда Татарстан китап нәшриятендә басылып, 2017 елда иң күп укылып, җиңүгә лаек булган китаплар билгеле булды. Жюри җиңүчеләрне алты номинациядә билгеләгән.

«Шат күңелле әдип»: шигърият сәгате

Балалар китапханәсе - 3нче филиалда шагыйрь Нәҗип Мәдиаровның тууына 90 ел тулу уңаеннан шигърият сәгате узды.Чарада 8 нче урта мәктәпнең 3 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары катнашты. Балалар шагыйрьнең төрле темаларны яктырткан кызыклы шигырьләрен укып фикер алыштылар.

«Исеме җыр булып яңгырый»:комментированное чтение

Балалар китапханәсе 3 нче филиалда герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алып шигырь укулар узды. Чарада 6 нчы урта мәктәпнең 3 “в”сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар шагыйрьнең «Кызыл ромашка», «Батырлык турында», «Кызыма» шигырьләрен укып тикшерделәр.

«Туган телем - шиңмәс гөлем»: туган тел сәгате

Һәр ел саен февраль ае Халыкара туган тел ае буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Алабуга шәһәре, балалар китапханәсе - 3 – нче филиалда «Туган телем-шиңмәс гөлем» дип исемләнгән туган тел сәгате узды.

«Мәгърифәтче олуг галим»: әңгәмә.

Быел киң җәмәгатьчелек олуг галим Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 200 ел тулуын билгеләп үтә. Балалар китапханәсенең 3 нче филиалында шушы уңайдан күргәзмә оештырылды .Мәрҗани-фәлсәфәч,тарихчы, мәгърифәтче. Ләкин бу билгеләмәләр генә аның купкырлы эшчәнлегенең бар ягын колачлый алмый.

Китап күргәзмәсе: «Якты Һәм җылы иҗат»

Балалар китапханәсенең 3-нче филиалында язучы Кояш Тимбикованың тууына 80 ел тулу уңаеннан «Якты Һәм җылы иҗат» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли.

«Алдамыйм»

«Алдамыйм»: уен-дәрес Шагыйрь Ленар Шәехнең иҗаты буенча.

“Казан утлары” журналына -95 ел”: выставка-подборка

Балалар китапханәсенең 3 нче филиалында Казан утларының 95 еллык юбилее уңаеннан жыелма –күргәзмә эшли.1922 нче елның май аенда Казанда әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси басма-бүгенге “Казан утлары”ның башлангычы саналган “Безнең юл” журналының беренче саны дөнья күрә.