Детская библиотека - филиал № 3

Экологический час «Хуш килдегез кошлар!»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда Халыкара кошлар көне уңаеннан «Хуш килдегез кошлар!» дип аталган күргәзмә янында  эко сәгать узды. Китапханәче балаларны  «Табигатькә  сәяхәт» сериясендә басылып чыккан «Кошлар» китабы белән таныштырды. Бу җыентыкта кошлар турында кызыклы мәгълүматлар, хикәяләр  һәм шигырьләр белән танышырга мөмкин. Күргәзмәдә балаларга  рус телендә «Наблюдаем птиц», «Птицы» кебек энциклопедияләр  һәм башка китаплар тәкъдим ителде. Укучылар күчмә кошларның рәсемнәрен карадылар , викторина сорауларына җаваплар бирделәр.