Детская библиотека - филиал № 3

Әдәби портрет: «Муса Җәлил. Батырлык мәңге онытылмый»

 15 нче февральдә   балалар китапханәсе – 3 нче филиал  хезмәткәрләре 1 нче татар гимназиясенең актлар залында башлангыч сыйныф укучылары өчен  герой – шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулу уңаеннан  әзерләнгән  «Муса Җәлил. Батырлык мәңге онытылмый» дип аталган әдәби кичәдә  катнаштылар.

Кичәне  тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Вәгыйзова Ләюзә Гыйлембаян кызы ачып җибәрде. Китапханәче укучыларны Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, Муса Җәлилнең  «Җырларым» шигырен укыды.

Укучылар Муса Җәлилнең балалар өчен иҗат ителгән шигырьләрен  татар һәм рус телләрендә сәньгатле итеп укыдылар. Шәвәлиева Надия, Кәримова Ралинә «Первый урок»,  Мусина Ясминә «Перед судом»,  Дияров Дилюс «Себерке», Карманов Камил «Смерть девушки», Гаффаров Язгөл «Күршеләр», шигырьләрен йөрәккә үтәрлек матур итеп сөйләделәр. Шигырь сөйләүче  укучыларны  балаларны эстетик тәрбияләү үзәге хезмәткәре Шәйхетдинова Гөлфия Нурулла кызы әзерләгән иде.