Детская библиотека - филиал № 3

Әдәби сәгать «Китап иленә күңелле сәяхәт»

 Балалар китапханәсе – 3 филиалда «1 нче гимназия-Милли белем бирү үзәге»ндә урнашкан  балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен  «Китап иленә күңелле сәяхәт» дип аталган әдәби сәгать узды.

Китапханәче балаларга  китапханәгә язылу тәртибе һәм андагы китапларны дөрес куллануның төп  кагыйдәләре турында сөйләде. Балаларны  китап күргәзмәсе белән  таныштырды. Мәктәпкә әзерлек курсын үз эченә алган «Нәниләр китабы» белән якыннан таныштырып китте.

Балалар «Мин өйрәнәм» сериясендәге китаплар белән таныштылар.  «Балалар бакчасы энциклопедиясе» сериясендә чыккан  «Зур машиналар» китабы бик зур кызыксыну уятты.

 Китапханәче  аларга татар әдипләренең  матур рәсемнәр белән бизәлгән, бай эчтәлекле шигырь, әкият һәм хикәяләрен  тәкъдим итте.