Детская библиотека - филиал № 3

Әдәби әңгәмә «Китап күңел кояшы»

 Балалар китапханәсе – 3нче филиалга  китап киштәләрен баетып,  укучыларны сөендереп, яңа китаплар кайтты. Шул уңайдан  «Китап күңел кояшы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында укучылар өчен әдәби әңгәмә узды. Китапханәче балаларны яңа китаплар белән таныштырды. Искәндәр Нәбиуллин һәм Эльза Нәбиуллинаның  «Яшел китап» дип аталган басмасы экология фәне нигезләре белән таныштыра. Укучылар «Кызыл китап» һәм «Кара китап» ка нинди үсемлекләр һәм хайваннар тупланганын белделәр. Зинаида Захарованың «Маҗаралы хәлләр» җыентыгы бүгенге мәктәп тормышыннан алынган мавыктыргыч та, гыйбрәтле дә булган хикәяләр тупланган.

Укытучы -  шагыйрә Гимаева Илмираның «Шаян җиләк» китабы балаларга бик ошады, аеруча әниләргә багышланган «Минем әнием» шигыре.  Китап кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен.

Лилия Исхакованың  «Дәү әни һәм Бану» -  «Бану маҗаралары» сериясеннән икенче китап. Бу китапта Бану үзенең дәү әнисенә  бүләк сайлый. Ә менә Бану дәү әнисенә нинди бүләк әзерләгән икән,безнең китапханәдән ул китапны алып укыгач белерсез.

Китап сөючеләр, балалар китапханәсенә рәхим итегез!