Детская библиотека - филиал № 3

Патриотик сәгать «Көрәшче, солдат, шагыйрь»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда  көрәшче - шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 115 ел тулу уңаеннан эшләнгән «Көрәшче, солдат, шагыйрь» дип аталган китап күргәзмәсе янынди патриотик сәгать узды. Китапханәче укучыларны  шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.

Фатих Кәрим 1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр фронтның алгы сызыгында була. 1941–1945 еллар арасында ул тугыз поэма, ике повесть, бер драма әсәре һәм йөздән артык исемдә шигырь иҗат итә. Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен Фатих Кәрим Кызыл Иолдыз һәм 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә.

Күргәзмәдә Фатих Кәримнең 2 томда Сайланма әсәрләре, шигырь җыентыклары  һәм балалар өчен иҗат ителгән «Гармунчы аю белән җырчы маймыл» китаплары урын алган иде. Укучылар Фатих Кәримнең  «Ант», «Ватаным өчен»  шигырьләрен, «Пионерка Гөлчәчәккә хат» поэмасыннан өзекләр укыдылар.