Детская библиотека - филиал № 3

Китапханәче тәкъдим итә «Тарихчы әдип»

Балалар китапханәсе – 3нче филиал укучыларны тарихчы әдип Вахит Имамовның иҗаты белән танышырга китапханәгә чакыра. Вахит Имамов үзенең иҗатында татар халкының яшәешенә күп үзгәрешләр алып килгән  узган гасырның егерменче – утызынчы елларында булып узган вакыйгаларны тасвирлый.  Әсәрләрендә  әхлакый кыйммәтләр, кеше язмышы өчен рухи кичерешләр урын алган. Вахит Имамовның бай эчтәлекле, чын фактларга нигезләнеп язган  тарихи әсәрләре  укучыларны халкыбызның  бай тарихы белән таныштыра.