Детская библиотека - филиал № 3

Кычкырып уку «Шагыйрә, журналист, публицист»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда  шагыйрә Нәҗибә Сафинаның тууына 75 ел тулу уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсе янында кычкырып уку узды. Китапханәче укучыларны әдибәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Күргәзмәдә әдибәнең «Нарат нигә энәле», «Аккош фәлсәфәсе», «Кош теле» һәм башка китаплары тәкъдим ителде. Балалар әдибәнең «Нарат нигә энәле» китабыннан өзекләрне кычкырып укыдылар.

 Нәҗибә Сафинаның  олылар өчен язылган шигърияте – милли рухлы гамьле шигърият,  нәни укучыларга ул маҗаралы, мавыктыргыч әкиятләре, бай эчтәлекле шигырьләре белән яхшы таныш.

Нәҗибә Сафина -1997 нче елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.