Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда 27 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче, мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар өчен «Балалар китабының гүзәл дөньясы» дип исемләнгән әңгәмә – дәрес узды
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда «Кыз - әбиләр» китабы буенча әңгәмә узды. Сугыш китергән хәсрәт – михнәт дәрьясын соңгы тамчысына кадәр эчеп, өсләренә ишелгән бөтен авырлыкларга түзеп, илебез өчен сәламәтлекләрен, яшьлекләрен, бәхетләрен корбан итеп, пар канатсыз калган газиз җаннар – кыз – әбиләргә багышлана әлеге китап.
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда шагыйрь, журналист Ленар Шәехнең 40 яшьлек юбилее уңаеннан эшләнгән «Табигать тудырган талант» дип аталган китап күргәзмәсе янында шигърият сәгате узды
Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Рифә Рахманның 60 яшьлек юбилее уңаеннан эшләнгән «Укытучы, журналист, язучы» дип аталган китап күргәзмәсе янында әдәби танышу узды. Китапханәче укучыларны язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды. Балалар әдибәнең шигырьләрен укыдылар. Рифә Рахман иҗаты укучыларда һәрчак кызыксыну уята.
Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда әкият остасы Абдулла Алишның туган көне уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсе янында «Салават күпере» исемендәге 34 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен әдәби әңгәмә узды. Китапханәче балаларны Абдулла Алишның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды. Күргәзмәдә Алишның әкият геройлары да урын алган иде.
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда мәшһүр драматург Кәрим Тинчуринның тууына – 135 ел тулу уңаеннан эшләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар Татарстан китап нәшриятында басылган «Кәрим Тинчурин» китабы битләрендә бирелгән фоторәсемнәр , әдип турында язучылар һәм шагыйрьләрнең фикерләре белән таныштылар. Кәрим Тинчуринның әдәби мирасы, бигрәк тә сәхнә әсәрләре укучыны уйландыра һәм сокландыра.
Балалар китапханәсе 3нче филиалда шагыйрә Асия Юнысованың 75 яшьлек юбилее уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсе янында кычкырып уку узды.
Шигърият сәгате «Син хәтердә безнең, Муса Җәлил»
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда Рөстәм Мингалимның тууына 85 ел тулу уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Китапханәче балаларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
Балалар китапханәсе – 3 нче филиал шагыйрь Рәхим Саттарның тууына 110 ел тулу уңаеннан укучылар өчен мәгълүмат бите әзерләде.
28 - нче июльдә «Гуляй» шәһәр паркында «Яңа, кызык, файдалы» дип исемләнгән татар матбугаты белән танышу узды. Паркта ял итүчеләр балалар һәм өлкәннәр дә газета - җурналлар белән таныша алдылар.
Җәйге каникул балалар өчен иң кызык та , мавыктыргыч та вакыт. Әмма каникуллар күңелле генә түгел, ә файдалы да узсын өчен әлбәттә кызыклы китаплар белән дус булырга кирәк. Балалар китапханәсе 3 - нче филиал балалар өчен Татарстан язучыларының һәм шагыйрьләренең иң кызыклы әсәрләреннән тупланган «Китап күңел кояшы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итеп, җәйге укулар уздырды
Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда Алмаз Гыймдиевнең 50 яшьлек юбилее уңаеннан эшләнгән «Балалар язучысы» дип аталган китап күргәзмәсе янында әдәби танышу узды. Китапханәче балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
Балалар китапханәсе – 3 нче филиал укучыларны драматург һәм прозаик Рәдиф Сәгъдинең 65 яшьлек юбилее уңаеннан әдипнең иҗаты белән таныштыра. Рәдиф Сәгъди киң катлау укучыларга һәм театр тамашачыларына яхшы танылган нәсерче-прозаик, драматург. Ул балалар һәм яшүсмерләр өчен дә иҗат итә
Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Корбан бәйрәме уңаеннан «Мөселман бәйрәмнәре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны Корбан бәйрәменең тарихы белән таныштырды. Корбан гаете – мөселманнарда иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Ул Ураза гаете узып җитмеш көн узгач, мөселман календаре буенча Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә башлана һәм 3 көн дәвам итә. Быел ул 9 нчы июльгә туры килә.
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда «Сабантуй мизгелләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында кычкырып уку узды. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, Сабантуй бәйрәменең тарихы белән таныштырды.
Балалар китапханәсе 3 нче филиалда балалар язучысы Эльмира Шәрифуллинаның тууына 75 ел тулу уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсе янында әдәби әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны китап күргәзмәсендә урын алган китаплар белән таныштырды.
Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Татарстан Республикасының атказанган мәәдәният хезмәткәре, фән эшлеклесе язучы Фарсель Зыятдиновның тууына 85 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Язучы галим» дип аталган китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды.
Балалар китапханәсе 3-нче филиалда балалар шагыйре Бари Рәхмәтнең тууына 125 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Сабый күңелле шагыйрь» дип аталган күргәзмә янында шигърият сәгате узды.
Балалар китапханәсендә «Китап күңел кояшы» дип исемләнгән яңа китаплардан эшләнгән күргәзмә эшли. Китапханәче укучыларны «Татарстан варислары» сериясендә басылып чыккан Татарстанның тарихи – мәдәни мирасы белән таныштыру өчен эшләнгән инновацион әсбаплар : «Җиде энҗе бөртеге», «Ак барс кайда яши», «Татар халык мәкальләре», «Рәсемле татарча – русча сүзлек» белән таныштырды.