Детская библиотека - филиал № 3

Яңалык

Китап күргәзмәсенә күзәтү «Балалар язучысы»

Балалар китапханәсе - 3нче филиалда балалар язучысы тәрҗемәче, публицист Ләбибә Ихсанованың тууына 100 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Балалар язучысы» китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды.

Шигърият сәгате «Сабый күңелле олы шагыйрь»

Балалар китапханәсе – 3 филиалда Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулу уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсе янында шигърият сәгате узды. Китапханәче укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Күргәзмәдә әдипнең тормыш юлын яктырткан китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук монда шагыйрьнең өлкәннәр һәм балалар өчен язылган бай эчтәлекле кызыклы китаплары урын алды. Балалар Роберт Миңнуллинның шаян , юморга бай , матур әдәби тел белән язылган шигырьләрен укыдылар. Ба

Мәгълүмат сәгате «Сөембикә»- журналына 110 ел

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда «Сөембикә» журналының 110 еллык юбилее уңаеннан эшләнгән күргәзмә янында мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче укучыларны журналның тарихы белән таныштырды. Журнал «Сөембикә» исемендә 1913 елдан чыга башлый. Ә 1926 нчы елдан 1991 елга кадәр ул «Азат хатын» исемендә басылып килә. 1991 елдан әлеге журнал яңадан «Сөембикә» итеп үзгәртелә. Журнал битләрендә төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән хатын –кызларыбыз турында кызыклы язмалар чыгып килә. «Сөембикә» журналы бит

Китап күргәзмәсенә күзәтү «Галим - язучы»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда язучы һәм әдәбият галиме Тәлгат Галиуллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Галим - язучы» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Китапханәче укучыларны язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды. Тәлгат Галиуллин китап укучыларга Алабуга педагогия институтында 1971 -1986 елларда эшләгән ректор буларак та билгеле шәхес. Күргәзмәдә әдипнең киң катлам укучыга яхшы таныш булган «Тәүбә», «Элмәк» романнары урын алган . Укучыларга рус телендә басылып чыккан

Күргәзмә – тәкъдим «Каникулга кызыклы китап белән»

Балалар китапханәсе 3 - нче филиал балалар өчен Татарстан язучыларының һәм шагыйрьләренең иң кызыклы әсәрләреннән тупланган «Каникулга – кызыклы китап белән» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итте.

Әдәби сәгать «Чулман төбәге әдипләре»

Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда «Чулман төбәге әдипләре» дип аталган китап күргәзмәсе янында әдәби сәгать узды. Китапханәче укучыларны Алабугада яшәп иҗат иткән һәм бүгенге көндә дә иҗат итүче шагыйрәләрнең иҗаты белән таныштырды.

«Игътибар , яңа китап!»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда «Игътибар, яңа китап!»дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Китапханәче укучыларны китап киштәләрендә яңа гына урын алган китаплар белән таныштырды.

Китап күргәзмәсе янында әңгәмә «Гаилә - бәхет ачкычы»

Халыкара Гаилә көне уңаеннан балалар китапханәсе 3 нче филиалда «Гаилә - бәхет ачкычы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче балаларны гаилә кыйммәтләре белән таныштырды, бергәләп гаилә турында мәкальләрне искә алдылар.

Патриотик әңгәмә «Сугыш чоры балалары»

Балалар китапханәсе 3 нче филиалда «Сугыш чоры балалары» китабы буенча патриотик әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны «Сугыш чоры балалары» китабының язылу тарихы белән таныштырды. Китапның төзүчесе журналист Рафаэль Сальмушев.

Поэтик сәгать «Мин Тукайга киләм»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал хезмәткәрләре 1нче гимназиянең 1 “А” сыйныф укучылары белән «Мин Тукайга киләм» дип аталган поэтик сәгать уздырдылар .

Күргәзмә янында әңгәмә «Мөселман бәйрәмнәре». Милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтләр елы

Балалар китапханәсе 3нче филиалда «Мөселман бәйрәмнәре» дип исемләнгән күргәзмә янында әңгәмә узды. Укучылар рамазан ае узганнан соң билгеләнеп үтүче - Ураза бәйрәме турында мәгълүмат алдылар.

Татар матбугаты көне «Матбугат битләрендә»

Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда татар матбугаты көне узды. Китапханәгә килгән укучылар татар телендә чыгучы журналлар белән таныштылар. Укучыларга «Сөембикә», «Гаилә һәм мәктәп», «Сәхнә», «Идел=Идель» һәм башка журналлар тәкъдим ителде.

Эко - әңгәмә «Кошлар - канатлы дусларыбыз»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда 1 апрель – Халыкара кошлар көне уңаеннан «Кошлар - канатлы дусларыбыз» дип аталган китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Күргәзмәдә татар һәм рус телләрендә китаплар урын алган иде. Китапханәче укучыларны кошлар көненең билгеләнеп узу тарихы һәм алар турында кызыклы фактлар белән таныштырды. Укучылар күргәзмәдә тәкъдим ителгән кошларның рәсемнәрен карадылар

Әдәби әңгәмә «Укытучы - язучылар»

Педагогик хезмәткәрләрнең, шул исәптән остазлык эшчәнлеген тормышка ашыручыларның статусын тану максатында 2023 ел Русия Федерацисендә «Укытучы һәм остаз» елы буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан балалар китапханәсе - 3нче филиалда Татарстанда яшәп иҗат итүче язучыларыбыз турында эшләнгән «Укытучы - язучылар» дип аталган күргәзмә янында әдәби әңгәмә узды.

Әдәби әңгәмә «Батулла – оста әкиятче»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Рабит Батулланың тууына 85 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Батулла – оста әкиятче» дип аталган китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы иҗаты белән таныштырды. Рабит Батулла – дистәләгән китап авторы. Әдипнең «Шаян бака = Лягушка озорница», «Аю баласы Әппәс», «Койрыксыз бака» һәм башка китапларын укучылар яратып укыйлар.

Китап күргәзмәсе янында әңгәмә «Игътибар! Яңа китап!»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда «Игътибар! Яңа китап!» дип аталган китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә Айдар Хәлимнең «Иртән талга көмеш урала» дип исемләнгән авторга сиксән яшь тулу уңаеннан басылган бай шигърияте тәкъдим ителә.

Кычкырып уку «Шат күңелле әдип»

Балалар китапханәсе - 3нче филиалда шагыйрь Нәҗип Мәдиаровның тууына 95 ел тулу уңаеннан «Шат күңелле әдип» дип исемләнгән кычкырып уку узды. Балалар шагыйрьнең төрле темаларны яктырткан кызыклы шигырьләрен укыдылар.