Детская библиотека - филиал № 3

Аралашу сәгате «Мин татарча сөйләшәм»

 Балалар китапханәсе – 3нче филиалда Халыкара туган тел көне уңаеннан  әзерләнгән «Мин татарча сөйләшәм» дип аталган аралашу сәгате узды.  Китапханәче укучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырды.

Күргәзмәдә тел турында китаплар, татар балалар фольклоры, татар һәм рус телендә сүзлекләр тәкъдим ителде. Укучылар туган тел көнен билгеләп үтүнең  тарихы белән таныштылар.

Дөнья халыклары барлыгы ничә  төрле телләрдә сөйләшкәнен, Татарстанда ничә төрле милләт яшәве турында да  мәгълүмат алдылар.

Укучыларга биремнәр әзерләнгән иде, алар бик теләп бирелгән  рус сүзләрен татарчага, һәм татарча сүзләрне рус теленә тәрҗемә иттеләр.