Әдәби әңгәмә «Татар драматургиясе классигы»
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда халык драматургы Галиәскәр Камалның тууына 145 ел уңаеннан әдәби әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны Галиәскәр Камалның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
Күргәзмәдә әдипнең 3 томлык Сайланма әсәрләре, пьесалар җыентыгы һәм драматургның үзе турында мәгълүматлар урын алган иде.
1926 елда Галиәскәр Камалга рәсми төстә «Татар халык драматургы-әдибе» исеме бирелә. Хәзер исә Казанда урнашкан Татар дәүләт академия театры Галиәсгар Камал исемен йөртә.