Детская библиотека - филиал № 3

Яңа ел табышмаклары «Кышкы бизәкләр»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда «Кышкы бизәкләр» дип исемләнгән күргәзмә янында  балалар кар бөртекләренә яшеренгән Яңа ел табышмакларына җаваплар эзләделәр. Китапханәче укучыларны татар язучыларының, кышның матур мизгелләрен яктырткан шигырьләр һәм хикәяләре  тупланган, китаплары белән таныштырды. Күргәзмәдә  Сөләйманның «Бәйләнчек кар»,  Флера Мәрданованың «Без ясаган кар бабай» һәм башка  әдипләрнең  кышкы рәсемнәр белән бизәлгән бай эчтәлекле  китаплары  урын алган иде.