Детская библиотека - филиал № 3

Әдәби сәгать «Тукайның әкият илендә»

Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда 1-нче татар гимназиясенең 2 «а» сыйныф укучылары өчен Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан әзерләнгән әдәби сәгать узды.

Китапханәче укучыларны Габдулла Тукайның  тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Укучыларга «Шигырь юлларыннан Габдулла Тукайның китабын танып бел» уены тәкъдим ителде.

 Балалар әдипнең әкиятләрен һәм шигырьләре исемлеген яздылар. Габдулла Тукайның әкиятләре буенча төзелгән викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Әлеге чарада укучылар Габдулла Тукайның  шигырьләрен сәнгатьле итеп укудылар. Кичә  «Туган тел»  җырын күмәк башкару белән тәмамланды.