Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

Яңалык

“Тукай- балаларга”

Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән “Тукай- балаларга” дип исемләнгән тематик сәгать үтте. Шагыйрьнең тормыш юлын искә төшердек, күргәзмәдәге китаплары, әсәрләре белән таныштык.

"Балачак – күңелле чак"

"Балачак – күңелле чак" дип аталган чара узды, анда балалар әкият әсәрләре һәм аларның каһарманнары турында табышмаклар чиштеләр

"Туган тел дөньясында"

Китапханәдә "Туган тел дөньясында" дип исемләнгән интеллектуаль уен үтте. Уен 4 станциядән торды.

"Гаилә белән укыйбыз"

"Гаилә белән укыйбыз" исемле туган телебезгә мәхәббәт уятырдай, гореф-гадәтләребез, тарихыбыз белән таныштыручы китап күргәзмәсе тәкъдим ител

«Тукайны бергәләп укыйбыз»

«Тукайны бергәләп укыйбыз» масштаблы проекты кысаларында шагыйрьнең 140 еллыгы уңаеннан бөек татар шагыйребезнең "Тәүлек" шигырен укыдык.

"Һәйкәл булып калка батырлар".

Митингда сугыш кырларыннан әйләнеп кайта алмаган батыр солдатлар, сугыш һәм тыл ветераннары олы хөрмәт һәм тирән ихтирам белән искә алынды.

"Көрәш җыры"

Самара өлкә балалар китапханәсе үткәргән XVI l нчы Халыкара "Читаем детям о Великой Отечественной войне" патриотик акциясен кушылдык.

"Окно Победы"

Көшкәтбаш авыл китапханәсе "Окно Победы" Бөтенроссия акциясенә кушылды.

"Җиңү китерде яз"

Авыл китапханәсендә "Җиңү китерде яз" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Сугыш, аның батырлары турындагы истәлекләрне саклап калырга безгә китаплар ярдәм итә.

«Поэтическое эхо Тукая»

«Читаем Тукая вместе. Тукайны бергәләп укыйбыз» республика әдәби акциясе- бәйгесенең соңгы ноктасы булып «Поэтическое эхо Тукая» дип исемләнгән онлайн-флешмоб булды.

әдәби марафон

1-21 апрель көннәрендә чираттагы 35 нче халыкара әдәби марафон (#әдәбимарафон) узды. Бу "ВКонтакте" социаль челтәрендә оештырыла торган онлайн-проект, аны татар китабы нәшрияты һәм Тaтнeтны үстерү фонды алып бара.

"Үткәнне онытмыйк!"

19 нчы апрель - Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан совет халкына геноцид истәлегенә Бердәм гамәлләр көне

"Космонавтлар дөньясы"

Китапханәдә "Космонавтлар дөньясында" дигән мәгълүмат сәгате үтте.Укучылар космос, планеталар турында, Юрий Алексеевич Гагаринның батырлыгы турындагы белемнәрен ныгыттылар.

"Матбугат дөньясында"

"Матбугат дөньясында" дигән библиофреш балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән үтте. Бик кызыксынып "Салават күпере" журналындагы биремнәрне үтәделәр, наклейкаларны тиешле урыннарга ябыштырдылар.

"Әйдә халыкка хезмәткә"

Габдулла Тукайның шигъриятендә халкыбызның җаны-рухы чагыла, ә милләт рухы, мәгълүм булганча, беркайчан да үлми һәм бизмәннәрдә үлчәнми.Тукайның шигъри мирасын укуга һәм өйрәнүгә багышланган "Әйдә халыкка хезмәткә"дигән исем астында әдәби сәгать узды,

"Әкиятттә кунакта"

“Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгыны" темасы — Россия халыклары бердәмлеге елы.Китаплар аша төрле мәдәниятләрне, телләрне һәм халыкларның гореф-гадәтләрен өйрәнергә мөмкинлек бирә.