"Окно Победы"
Көшкәтбаш авыл китапханәсе "Окно Победы" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Тәрәзәләрне ветераннарга рәхмәт белдерүне һәм совет халкының Бөек Батырлыгын истә тотуны чагылдырган символик рәсемнәр, күгәрченнәр һәм плакатлар белән бизәлде. Әлеге акция тарихны саклап, яшь буынга тынычлыкның кадерле булуын һәм өлкән буынга хөрмәтне аңлата.