"Әйдә халыкка хезмәткә"
Габдулла Тукайның шигъриятендә халкыбызның җаны-рухы чагыла, ә милләт рухы, мәгълүм булганча, беркайчан да үлми һәм бизмәннәрдә үлчәнми.Тукайның шигъри мирасын укуга һәм өйрәнүгә багышланган "Әйдә халыкка хезмәткә"дигән исем астында әдәби сәгать узды, шагыйрьнең тормышын һәм иҗат юлын искә төшердек, шигырьләрен укыдык. Габдулла Тукайның шигырь китапларыннан торган китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык. Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты кысаларында, бүген аның "Шагыйрь" шигырен укыдык.