Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

Яңалык

"Күңел кыллары"

Китапханәдә "Күңел кыллары"("Струны души") шигъри сәгате үзләре шигырь язучылар белән үтте. Алар үзләренең иҗатларын укыдылар, бер-берсенең иҗаты белән таныштылар.

"Нурлы булсын күңел көзләрегез"

1 октябрь - Өлкәннәр көне. Шул уңайдан Көшкәтбаш авыл китапханәсендә "Нурлы булсын күңел көзләрегез" дигән аралашу сәгате үтте.

"Бер тарих-бер язмыш"

30 сентябрьдә без илебез өчен яңа бәйрәм-Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе Россия белән берләшү көнен билгеләп үтәбез.

“Китапханәгә сәяхәт"

Авыл китапханәсендә авылыбыз мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән “Китапханәгә сәяхәт" дип исемләнгән китапханә сәгате үтте.

"Сәламәтлеккә юл"

"Сәламәтлеккә юл" - сәламәтлек сәгате. "Путь к здоровью".Чара барышында укучылар күргәзмәгә куелган китаплар ярдәмендә витаминнар, файдалы һәм зарарлы продуктларны белделәр. Табышмакларга җаваплар таптылар, сәламәтлек турында мәкальләр һәм әйтемнәр кабатладылар. Күргәзмәгә сәламәт яшәү рәвеше, шәхси гигиена, дөрес туклану, чыныгу, файдалы һәм зарарлы гадәтләр турында китаплар тәкъдим ителде.

"Алкоголь + син= җимерелгән хыяллар"

11 сентябрьдә ел саен Бөтенроссия аеклык көне үткәрелә, ул алкогольгә бәйлелеккә һәм аек яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

"Капля жизни" Бөтенроссия акциясе

3 сентябрь-террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне. Бу көн 2004 елның сентябрь аеның беренче көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале теракт белән бәйле.

"Татарстан дигән Ватаным бар"

30 августта Татарстан Республикасы көне бәйрәм ителә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Көшкәтбаш авыл китапханәсендә "Татарстан дигән Ватаным бар" дигән тематик сәгать үтте.

"Уйлый торган йөрәк"

Август аенда драматург, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел булды.

“Халкым энҗеләре”

Китапханәдә “Халык энҗеләре”(Поединок на знание народой мудрости" - фольклор сәгате узды. Фольклор - мәдәни кыйммәткә ия һәм телдән телгә тапшырыла торган мирас.

"Китаплы каникул"

"Китаплы каникул" - күргәзмәсендә каникулда укырга кирәкле әдәбият исемлеге белән таныша аласыз.

"Яшәүнең кадере"

"Яшәүнең кадере" наркотикларны профилактикалау , алардан баш тарту һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга максатыннан китап күргәзмәсе.

"Кирәкми безгә сугыш"

"Кирәкми безгә сугыш" батырлык сәгате балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән үтте.

"Россия — наша гордость"

"Россия — наша гордость". Чараның максаты укучыларда патриотизм һәм үз иле өчен горурлык хисе формалаштыру.

"Россия- минем Ватаным”

12 июнь көнне – Россия көне билгеләп үтелә. Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә.

"Окна России- 2025"

12 июнь - илебездә Россия көне билгеләп үтелә."Окна России- 2025" Бөтенроссия акциясенә кушылып, китапханә тәрәзәләрен бизәдек