Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

"Балачак – күңелле чак"

1 нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Халыкара балаларны яклау көне – ул бөтен дөньядагы балаларның проблемаларына кешеләрнең игътибарын җәлеп итүгә юнәлтелгән көн. Без балаларның тиешле белем һәм тәрбия алуын, сәламәт булуын һәм күпкырлы үсеш алуын тәэмин итү өчен бар көчебезне куярга тиешбез. Китапханәдә "Балачак – күңелле чак" дип аталган чара узды, анда балалар әкият әсәрләре һәм аларның каһарманнары турында табышмаклар чиштеләр. Шулай ук "Китапларда ял юк" исемле китап күргәзмә-обзоры үткәрелде, анда маҗаралы характердагы китаплар тәкъдим ителде, алар балалар укуын төрләндерә, кызыксындыра, гаҗәпләндерә һәм күпсанлы якты тәэсирләр калдырды.